Экологлар Агач утырту көненә кушылды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстанда яшәүчеләр Агач утырту көне кысаларында 1,5 миллионнан артыграк үсенте утыртты. Акциягә 21 меңнән артыграк кеше катнашты, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.

Республика башкаласында 4 мәйданчыкта – 7нче шәһәр хастаханәсе территориясендә, Биектау муниципаль районының Сосновка һәм Колсәет авылларында, Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы янында агач утырту оештырылган. Сүз уңаеннан, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының да территорияне яшелләндерүгә үзеннән өлеш кертүен әйтеп үтәргә кирәк. Узган ял көннәрендәге акциягә кайберәүләр гаиләләре белән чыккан.

Гомумән, Агач утырту көнендә Татарстанның барлык районнарында яшәүчеләр катнашкан. Шулай итеп, барлыгы 300 гектардан артыграк территория яшелләндерелгән. “Агач атнасы” табигатьне саклау акциясенең 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәген әйтеп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International