Татарстанда илебездәге иң зур балалар хәрәкәте – юннатлар хәрәкәте торгызыла

2019 елның 4 октябре, җомга

Табигатьне яшь сөючеләребез, аның күренешләрен тикшерүчеләр һәм үзләренең туып үскән төбәген сакларга, якларга әзер кешеләр. Хәзер юннатлар – янә кулга-кул тотынышып эшли башлаган. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе кысаларында илебездә кайчандыр иң массакүләм балалар хәрәкәте булып торган юннатлар хәрәкәтенең республикабызда торгызылуы турында сөйләделәр.

“Инде 2018 елдан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы кызыксынулы оешмалар белән яшь натуралистлар түгәрәкләре эшчәнлеген көчәйтү эшен алып бара. Узган елның июнь аенда Россиядә хәрәкәтнең 100 еллыгына багышлап Татарстан Республикасы юннатларының беренче слеты узды”, – дип билгеләп үтте Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин. Ул агымдагы уку елы башланганнан бирле республикабызның 8 зур шәһәрендә агитация сәфәрләре, түгәрәкләр һәм экскурсияләр үткәрелеп килүен искәртте. Моннан тыш Татарстанның яшь юннатлары өчен төрле бәйгеләр: елның яшь натуралисты, тыюлык сукмаклары конкурсы, фәнни-гамәли эшләр конкурсы, юннатлар гимны конкурсы, юннат көндәлеге конкурсы оештырылган. Чаллыда узарга тиешле III Республика юннатлар слеты әлеге эшнең йомгагына әйләнәчәк. Чарада 300ләп баланың катнашуы күздә тотыла.

Казан шәһәре Балалар экология-биология үзәге директоры урынбасары Лилия Арсланова ботаника, зоология һәм экология кебек фәннәр белән кызыксынучы укучыга ничек итеп үзенең юннат юлын башлап җибәрергә кирәклеге турында сөйләде. “Бүгенгә безнең үзәгебездә 1672 бала шөгыльләнә. Аларның барысының да  юннатлар булып торуын һич шикләнмичә әйтергә мөмкин. Безнең эшчәнлегебез инде 1984 елдан бирле үзгәрешсез калып килә. Яшь натуралистлар станциясенә нигез салынганнан бирле без экологик агарту, балалар һәм яшьләргә белем бирү белән шөгыльләнәбез. Икеиткеч әйбәт база бу. Биредәге хайваннар  һәм үсемлекләр балаларга табигать белән якыннан танышу һәм практик белемнәр алу мөмкинлеге бирә”, – дип басым ясап әйтте ул.

Чарада Казан шәһәре 146нчы лицееның 5 сыйныф укучысы Роман Балеев ничек итеп юннатлар сафына килеп кушылуы турында сөйләде: “Барысы да мәктәптә чүпне аерып җыюдан башланды. Шуннан соң без Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына барып чыктык, “Чиста булачак” хәрәкәтенә кушылдык. Без өмәләрдә катнашабыз, акцияләр үткәрәбез. Проектыбыз белән II Юннатлар слетына эләктек. Чираттагы Республика слетында да, һичшиксез, катнашачакбыз”.

Чарада катнашучылар Яшь натуралист көндәлеге белән таныштырылды. Ул балаларга үзләренең барлык фенологик күзәтүләрен теркәп бару мөмкинлеге бирердәй итеп эшләнгән. Озакламый республикабызның мәгариф учреждениеләре каршында оештырылган экологик түгәрәкләргә йөрүче барлык укучыларга шундый көндәлекләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International