“Ниһаять, бездә коры”. Мамадыш шәһәрендә Ушма елгасын чистарталар һәм күлне торгызалар

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Ушма елгасы янында яшәүче 315 кеше су басу мәшәкатьләреннән котылачак.  Биредә елганы чистарту һәм төбен тирәнәйтү эшләрен башкару күздә тотыла. “Чаралар берничә елга исәпләнгән. Эшләр башкарылырга тиешле участокның гомуми озынлыгы 6 чакрымнан артыграк тәшкил итә. Быелга чама белән 3,5 миллион сум дәрәҗәсендә финанслау күздә тотылган. Бу акчага елга юлы чистартуга әзерләнеп куелачак. Эшләр башланды да инде”, – ди Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский.

Моннан тыш Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасындагы гидротехник корылмаларга капиталь ремонт ясалган. “Биредә дамбаның, күтәртелеп, махсус сетка белән ныгытылуын, яңгыр сулары өчен торбалары салынуын, су агызу өчен 5 технологик җайланманың эшләнүен искә төшерик. Чараларны федераль һәм республика средстволары хисабына (76,4 миллион сумга төшкән) башкардык. Шуның 28,3 миллионы – федераль бюджеттан, 48,1 миллион сумы – республика средстволары хисабына”, – дип билгеләп үтте Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов. – Безгә гражданнарыбыз өчен уңайлы тормыш шартларын булдыру  – барыннан да мөһимрәк”.

Биредә яшәүчеләр: “Ниһаять, бездә коры хәзер”, – дип сөенеп туя алмый. “Нократ елгасы да, Ушма елгасы да һәр яз саен ярларыннан чыгып йөдәтте. Су йортларыбызга кадәр килеп җитә иде, халык шуннан бик нык интекте. Июль аена кадәр бакчаларыбызга бәрәңге дә, кишер дә утырта алмыйча изаланып яшәдек. Йортларыбызга көймәгә утырып кайткан чаклар да булгалады. Елның-елында яз көннәрендә бөтен акчаны ремонтка – йортның, сарайларның нигезен ныгытуга түктек. Терлек асрау мең бәла иде”, – ди биредә яшәүче Юлия Аполонова.

Җирле халык шулай ук күлне торгызу мәсьәләсен дә күтәргән. Күл инде байтактан сазлыкка әйләнеп, тирә-юньгә начар исләр таратып утырган икән. Районның тәкъдимен республика Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы да хуплаган. Менә хәзер әлеге объект та Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә чистартылачак. “Әлеге чараның төп максаты – табигый су объекты буларак, күлне саклап калу. Ул “Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигый ресурсларны торгызу һәм алардан файдалану” дәүләт программасы кысаларында, республика средстволары хисабына тормышка ашырылачак. Әлеге объектка 6,3 миллион сум бүлеп бирелгән. Эшләр 2 этапта – 2019-2020 елларда башкарылачак”, – дип билгеләп үтте министр урынбасары Егор Тарнавский.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International