Экологлар Нокса елгасына пычрак сулар агызуда гаеплеләрне ачыклый

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан шәһәренең Совет районында урнашкан Вознесение бистәсендә яшәүчеләрдән Нокса елгасына пычрак суларның агызылуы турында хәбәр кергән. Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре белән берлектә территорияне тикшереп, пробалар алган. Табигый, шулай ташландык суларны составында нефть продуктлары, фенол, ХПК, эрегән кислород, аммоний, фосфатлар, нитритлар һәм авыр металлар булу-булмауга тикшерәчәкләр. Моннан тыш рейд барышында экологлар турыдан-туры елгада чүп туплану урынына әйләнгән табигый киртәне күреп алган. Аны хәзер шәһәрнең Совет районы администрациясенә юкка чыгарырга туры киләчәк.

Хәзерге вакытта Казан шәһәре башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына яңгыр сулары һәм канализация челтәрләренең кемнең балансында торуын билгеләү өчен запрос җибәрелгән. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, үз чиратында, су объектының беркемгә дә файдалануга тапшырылмаганлыгын  хәбәр итә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International