Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәре “Нариманка” бакчачылык ширкәтеннән бер ханымның уяулыгы нәтиҗәсендә туфракка шакшы сулар агызуга киртә куйган. Ханым Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте аша закон бозу турында хәбәр иткән. Шуннан соң экологлар кичекмәстән ул күрсәткән урынга барып чыккан. Шаһит ханым төшереп алган фото һәм видеоматериаллар автомобиль транспортының кемнеке булуын билгеләү мөмкинлеге биргән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү факты буенча административ беркетмә төзелгән. Закон бозучыны Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылык көтә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте