Ихыярилар командасы! Бүген Казанда “Экояз 2019” йомгаклары буенча иң яхшы экологик инициативалар авторларын бүләкләделәр

2019 елның 7 июне, җомга

Табигать турында чын күңелдән кайгырту. Бүген “Экояз 2019” республика акциясенә йомгак ясау кысаларында иң яхшы экологик гаиләне, балалар бакчасы, мәктәп, прдприятиене бүләкләү булды. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков чарада катнашучыларны сәламләп, республикада әлеге акцияне 1 млн. 178 мең кешенең хуплаганлыгын билгеләп үтте. “Татарстанлыларның гаять зур командасы, республикабызны чистаракка әйләндерү өчен үзләренең таныш-белешләрен һәм дус-ишләрен җәлеп итеп, вакытларын һәм көчләрен кызганмаган кешеләр бу”, – диде ул. Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, яраксызга әйләнгән батареяләр җыю акциясен һәм “Яшел карандаш” экологик рәсемнәр бәйгесен үткәрү  быелның төп яңалыгына әйләнгән. Татарстан укучылары аларда бик теләп катнашкан.

 Гадәттәгечә, “Экояз”га йомгак ясау кысаларында экология өлкәсендә укуда, тикшеренү һәм проект эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар билгеләп үтелде. “Татарстанның экологик мирасы. Саклыйк һәм ишәйтик!” дигән бүләкләрне премияне гамәлгә куючы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов тапшырды. Ул Экологлар көне алдыннан экологик яктан белем бирү һәм тәрбияләүгә зур игътибар бирелгән мәктәптә чара үткәрелүнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Чистай районының “Мозаика” гомуми үсеш төрендәге №20 балалар бакчасы һәм Азнакай шәһәре гимназиясе, иң яхшысы, дип танылып, яңа спорт комплексларына ия булды. Нурлат урманчылыгы “Иң яхшы предприятие” номинациясендә билгеләп үтелде.  Ә инде Чистай шәһәреннән Долговлар гаиләсе төп бүләккә лаек булды – алар Кырым Республикасына сәфәр кылачак. Әлеге гаилә шәһәрдә ташландык урынны төзекләндерү буенча проект эшләгән: студентлар, мәктәп укучыларын, иҗтимагый үзидарә вәкилләрен җәлеп итеп, массакүләм өмә һәм агачлар утырту оештырылган. “Гаиләбез, безнең һәркайсыбыз шәһәребезне төзекләндерүгә хәленнән килгәнчә өлеш кертергә мөмкин, дип уйлый”, – дип сөйләде Долговлар. Хәзер исә алар объектны алга таба төзекләндереп, озакламый биредә скверның пәйда буласына өметләнә. 

Республикабыз экологиясен саклауга “Халык контроле” системасы аша рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплек өемнәренең калкып чыгуы турында хәбәр иткән урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары да саллы өлеш керткән. Чарада “Иң актив югары уку йорты/махсус урта уку йорты” номинацияләре буенча йомгаклар ясалды: 1 урын Россия дәүләт гадел хөкем академиясенең Казан филиалына, 2 урын Казан (Идел буе) федераль университетына, 3 урын Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты –  КАИга бирелде; “Иң актив студент” номинациясендә: РГУП Казан филиалы студенты Сафина Диана – 1 урынга,  Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Мальцев Станислав 2 урынга,  КНИТУ-КАИ студенты  Лукоянов Роман 3нче урынга лаек дип табылды.

“Яшел карандаш” бәйгесе нәтиҗәләре белән Министрлык сайтында “Эшчәнлек” - “Экояз 2019” вкладкасында танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International