Идел ярларын чистартабыз. Казан “Россия суы” Бөтенроссия акциясенә һәм “Чиста Идел” марафонына кушылды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Бишбалта бистәсе территориясенә – Идел елгасы яры буена 400 эковолонтер җыелды. Аларның максаты – ял итү түгел, бәлки яр буйларын чүп-чардан арындыруга үзләреннән өлеш кертү иде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Рус геогорафик җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге оештырган чара – киң колачлы экологик акциянең бер өлеше ул. “Россия суы” кысаларында, бөтен Россия күләмендә Бөек рус елгасы көнен бәйрәм итү алдыннан, шулай ук “Чиста Идел” марафоны да башланды әле. Табигатьне саклау акцияләренә старт бүген Түбән Новгородта, “Бөек елгалар” Халыкара фәнни-сәнәгать форумын үткәрү мәйданчыгында бирелде. Туры элемтә Россия Федерациясенең биш субъектыннан – Татарстан Республикасы, Волгоград, Ульяновск, Иваново һәм Тверь өлкәләреннән катнашучыларны берләштерде.

Җыештыру урынында Татарстан волонтерларын Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер сәламләде: “Шәһәрнең чисталыгына битараф булмавыгызга, аны чын күңелдән яратуыгызга һәм моны эш белән раславыгызга эчкерсез рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә. Бүген сез биредә шушы зур елганың кечкенә генә өлешен чистарак итү өчен тырышасыз!”

 Чыннан да, бер сәгать эчендә Идел яры буе күркәмләнеп калды. Ничек инде күркәмләнмәсен ди: экоактивистлар 200 капчык чүп-чар җыеп алды бит! 60 кубометрдан артыграк көнкүреш калдыгы дигән сүз бу! Елга төбен тикшерү нәтиҗәләре исә уңай булып чыкты: дайверларның табылдыклары асылда кабырчыклардан гына гыйбарәт иде.

 Казанда әлеге акциягә “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге вәкилләре, республиканың Су асты спорты федерациясе аквалангистлары, башкалабызның махсус урта уку йортлары һәм мәктәп укучылары кушылды. “Чиста Идел” ЭКОмарафоны 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру максатыннан #АкцияВодаРоссии, #Берегдобрыхдел, #МинприродыРоссии хештегларыннан файдаланырга чакырабыз.

Су объектларының яр буйларын чүптән арындыру буенча “Россия суы” Бөтенроссия акциясе “Экология” илкүләм проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International