Шәһәргә җыйнаклык килешә! Азнакайда экология көне булып узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Азнакай шәһәре гимназиясендә мәктәп укучылары өчен экология конференциясе үткәрелде. Конференциянең теоретик өлешендә чүпне аерып җыю, калдыклар белән эш итү өлкәсен законнарга салу темаларына чыгышлар тыңланды. Балалар үзләренең күзәтүләре, нәтиҗәләре һәм тикшеренү йомгаклары белән уртаклашты. Мәгариф учреждениесенең актлар залында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә экологик рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, киләсе елда укучылар тарафыннан үзләренең остазлары ярдәмендә үткәреләчәк башка тикшеренү эшләре планлаштырыла.

Конференциянең теоретик өлешеннән соң чарада катнашучылар белән “Расыйха” чишмәсе тирәсен җыештырыру буенча өмә үткәрелде: балалар бордюрларны агартты, чүп-чарны җыйды, коймалар һәм эскәмияләрне буяды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International