Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында тармак ветераннарын хөрмәтләү булды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан министрлык коллективының лаеклы ялдагы элекке коллегалары белән очрашуы инде күптән бик матур гадәткә әйләнде. Кунакларга сәламләү сүзе белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков мөрәҗәгать итте.

«Кадерле ветераннар! Үзегез өчен бик тә якын һәм кадерле министрлык бинасында сезнең шатлыклы елмаюларыгызны һәм бәхетле күз карашларыгызны күреп-тоеп тору күңелдә зур канәгатьлек хисләре уята. Без барыбыз да сезнең ярдәмегезне тоеп яшибез һәм эшлибез, һәм бу ярдәм безгә көч-куәт һәм ышаныч өсти. Сезне якынлашып килүче Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! Барыгызга да нык сәламәтлек, күтәренке кәеф-рух, иминлек һәм бәхет телим!”– дип билгеләп үтте ул үзенең котлавында. Чара барышында лаеклы ялдагы өлкән коллегаларын министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов та якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Бүген ветераннар өчен концерт программасы оештырылды һәм бәйрәм табыны да әзерләнелде әле.  Әйтергә кирәк, очрашу җылы, шул ук вакытта тантаналы төстә узды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International