Кама Тамагы районында елга янында файдалы казылма чыгарып ятканнар. Гражданнарның уяулыгы законсыз гамәлләргә киртә кую мөмкинлеге биргән

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Җирле елга яры буеннан нәрсәдер төягән КамАЗлар һәм төягечнең чыгуы Кама Тамагы районының Лабыш авылында яшәүчеләр игътибарын җәлеп иткән. Алардан алынган мөрәҗәгать буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары кичекмәстән шул урынга килеп чыккан. Экологлар Куйбышев сусаклагычына коючы елганың уң як ярында ком-гравий катнашмасы чыгарудан хасил булган тирән чокырга тап булган. Туфракта ясалган уенты мәйданының – 204 м2, чыгарылган гомумтаралган файдалы казылма күләменең 142,8 м3 тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. “Кара” казучылар җир асты биләмәсеннән чыгарган файдалы казылманы тулы күләмендә алып китәргә өлгерә алмаганлыктан, ком-гравий катнашмасының бер өлешен чокыр янында калдырып торган. Шулай итеп, чынбарлыкта 76,8 м3 күләмендә файдалы казылма алып кителгән булып чыккан. Материаллар, җинаять эше кузгату турында карар кабул итү өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” муниципаль бүлеге “Кама Тамагы” полиция бүлекчәсенә тапшырылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International