Бөтен шәһәр белән – өмәгә. Түбән Камада “ЧистаМонда” акциясе башланды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама урамнары буйлап Чисталык комиссары йөренә. Түбән Кама телерадиокомпаниясе “Экояз” бәйгесе кысаларында “ЧистаМонда” акциясен башлап җибәргән. Акциядә катнашучыларның һәммәсе телевидение яңалыклары һәм газета язмалары геройларына әйләнәчәк, ә алар турында Чисталык комиссары сөйлиячәк.

Акциядә, нинди яшьтә булуларына бәйсез рәвештә, шәһәрдә яшәүче барча кеше, шулай ук, милек формасына бәйсез рәвештә, төрле оешмалар катнашырга мөмкин. Санитария икеайлыгы кысаларында Түбән Каманың бөтен территориясе шартлы рәвештә төрле биләмәләргә бүленгән. Аларның һәркайсына тәгаен теге яки бу урында чисталык өчен җаваплы оешмалар һәм учреждениеләр билгеләнгән. Әмма әле хуҗасыз территорияләр дә калган, аларын да чистартырга-җыештырырга кирәк булачак. Бу биләмәләрнең адресларын НТР җыеп алган, теләгендә булган һәркем аларны тәртипкә салырга мөмкин. Шундый биләмәләрнең берсендә  – “Дан” сәүдә үзәге өчен НТР медиахолдингы хезмәткәрләре үзләренең балалары белән генераль “уборка” үткәргән дә инде.

Үзегез яши торган территорияне яки кайсыдыр хуҗасыз территорияне тәртипкә китерәсе булсагыз, түбәндәге телефоннар буенча акциядә катнашырга теләк белдерә аласыз: 917-937-30-77; 40-07-70; 41-13-13, яки сайтта – ntr-24.ru теләгегез турында хәбәр калдыра аласыз.

Исегезгә төшерәбез: “Экояз2019” акциясе кысаларында республика муниципаль берәмлекләре арасында конкурс уздырыла. Икеайлык йомгаклары буенча призлы урыннарны яулаучылар балалар уен комплекслары белән бүләкләнәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International