Пластиктан – могҗиза. Буада экология дәресе уздырылды

2019 елның 5 апреле, җомга

Буа шәһәре “Ромашка” балалар бакчасында, экологик агарту максатыннан чыгып, “Чиста шәһәр синнән башлана” дигән темага экология дәресе булып узды. Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе 1 разрядлы белгече Фирая Кәлимуллинаның кереш чыгышыннан башланып китте.  “Кешелек моннан кырык бер ел элегрәк пластик шешә уйлап тапкан. Аның калдыклары елдан-ел арта. Пластик шешәләрнең күплеге безне, пластик калдыгы файда китерә аламы әллә зыян гынамы, һәм аңа икенче сулыш өреп буламы, дигән сорау буенча уйланырга мәҗбүр итте. Без, пластик савыттан балалар иҗатында файдаланырга мөмкин, дигән карарга килдек”, – дип билгеләп үтте педагог.

Күп кенә ата-аналар, гүя балачакка кире әйләнеп кайткандай булып, берәр нәрсә әмәлләп кую ниятеннән, шундук ташландык материалларга ябышкан. Һәм, чыннан да, пластиктан алар ниләр генә эшләп куймаган! Экспонатларның берсеннән-берсе  матуррак, үзенчәлеклерәк булуы жюри эшен дә шактый ук  катлауландырган.

 Чарадан соң балалар бакчасы тәрбиячеләре “Пластиктан – могҗиза” дигән күргәзмә оештырды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International