Татарстан экология министры Александр Шадриков фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2019 елның 22 марты, җомга

Бүген 155 нче гимназия базасында “Күп телле мәгариф мохитендә экологик культура булдыру” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты. Чара педагогия фәннәре докторы, КФУ география һәм экология белеме теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Җәүдәт Хөсәенов чыгышыннан башланды. Ул үзенең чыгышында актив позициядә торуы һәм уртак эш өчен министрга рәхмәт белдерде. Конференциядә мәгариф учреждениеләрендә билингвизм һәм экологик культура булдыру темалары каралды. Александр Шадриков, чарада катнашучыларны сәламләп, аларны ведомствоның эшчәнлеге белән таныштырды һәм балалар учреждениеләрендә экологик агартуның әһәмиятен басым ясап әйтте. 

“Экология мәсьәләләренә игътибарны туплау укучыларда экологик аң һәм фикерләү, үз-үзеңне экологик тоту культурасын, әйләнә-тирә мохиткә, димәк, үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәтне үстерү зарурилыгына бәйле. Ике айлык кысаларында барлык гражданнарга, оешмаларга табигатьне саклау буенча эш-ниятләрен тормышка ашырырга һәм “ЭКОяз-2019” бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәбез”, – дип өстәде ул.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International