Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урман көне булып узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урман көненә багышланган чара үткәрелде. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев чарага җыелган халыкка сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул урманнар һәм агачларның Татарстанда яшәүче барча кеше өчен зур әһәмияткә булуын ассызыклап, Россия һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү эше турында сөйләде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хезмәткәрләренә республиканың экологик иминлеген тәэмин итүләре һәм яшел фондны ишәйтүләре өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. Аграр университетның урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин урманнар һәм урман фәненең җәмгыятебез тормышындагы роле турында сөйләде. Ул үзенең чыгышында Татарстан урманнарын тикшерү, саклау һәм ишәйтү темасын яктыртты.

Чара азагында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International