Яңа Чишмә районында табигатьнең яшь сакчылары өчен эко-бәйрәм уздырылды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районының Зирекле лицеенда “Планетабызны саклаячакбыз!” дигән эко-бәйрәм булып узды. Биология һәм экология атнасына багышланган чарада уку йортының 2-7 сыйныфлары укучылары катнашты. Алар өчен  КВЕСТ уены оештырылды. Уен барышында балалар 4 командага бүленеп, аларның алдына чүпне аерып җыю бурычы куелды. Укучылар Идел-Кама территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары белән берлектә урманнарда, парклар һәм скверларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча фикер алышты. Балалар, үз чиратында, өмәләрдә һәм макулатура тапшыру акцияләрендә катнашулары турында сөйләде. Шулай ук рәсемнәр күргәзмәсе булды. Укучылар үзләренең рәсемнәрендә туып үскән төбәгебез табигатенең бөтен матурлыгын чагылдырырга тырышкан. “Укучыларның без үткәргән дәрестән үзләре өчен файдалы күп нәрсәләрне белүенә һәм әйләнә-тирә мохиткә аңлы, сакчыл мөнәсәбәттә булачагына өметләнәбез”, – ди экологлар.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International