Үзбәкстан делегациясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләренең эш тәҗрибәсе белән таныша

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Үзбәкстан Республикасы Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә контрольлек инспекциясе начальнигы урынбасары Бахтиёр Хаҗиханов җитәкчелегендә әлеге ил делегациясе рәсми визит белән Казанга килде. Якындагы чит ил кунакларының Татарстан башкаласына килеп чыгуының төп максаты  – Татарстан экологларының эш тәҗрибәсен тәфсилләп өйрәнү һәм алга таба үз эшләрендә шул тәҗрибәдән файдалану.

Үзбәкстан Республикасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт комитеты белгечләре атмосфера һавасыннан пробалар алу, аларны тикшерү буенча күчмә экологик лаборатория, шулай ук автоматлаштырылган стационар контрольлек посты мөмкинлекләре белән таныштырылды.  Делегация вәкилләре инде Министрлыкның экологик-агарту эше өлкәсендә, шулай ук дәүләт экологик экспертизасы үткәрү һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру өлкәсендә тәҗрибә алышырга өлгерде дә инде.  Чит илдән килгән коллегаларыбыз инспекторлар белән берлектә табигатьне саклау законын бозуларны ачыклау буенча рейдтта катнаша.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International