Пилотсыз очкыч рейдлары

2012 елның 8 июне, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, махсус максатлы МВД Авиация отрядының Татарстан бүлеге белән берлектә, Казан шәһәре һәм шәһәр яны территорияләрендә табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыклау буенча эшне дәвам иттерә.
Закон бозуларны ачыклау һәм аларга оператив җавап бирү өчен хәзерге вакытта фото- һәм видеофиксация аппаратурасы куелган пилотсыз очкычлар кулланыла. Күзәтчелекнең бу төре вакыт-кеше чыгымнарын шактый киметә.
Пилотсыз очкыч төшергән фото һәм видеолар ярдәмендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тикшерелә торган кишәрлекләрдә табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыклыйлар. Авиацион күзәтү нәтиҗәләре буенча алар тарафыннан атмосфераны саклау кагыйдәләрен бозган өчен, җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштырган өчен, җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен административ тикшерү эшләре кузгатылды. Фотосүрәтләр һәм видеоязмалар дәлилләү базасы буларак файдаланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International