Казанда яшәүче 818 бала экология бәйгесендә катнашкан

2019 елның 8 феврале, җомга

Экологик тәрбияне сабый чактан, бала күңеленә әле тамчы да кер кунмаган чактан ук башлап җибәрергә кирәк. Балаларның табигатькә мәхәббәтен булдыру юлында олыларның озакка сузылган авыр, даими хезмәте  бу.

Бүген Вахитов районы Балалар иҗат үзәгендә “Яшел планета” балалар һәм яшьләр иҗаты V шәһәр экология бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, “Яшел планета” гомумроссия балалар иҗтимагый экологик хәрәкәте вәкилләре катнашты.

“Табигатькә мәхәббәт, башка әйберләргә карата мәхәббәт кебек үк, һичшиксез, безгә балачактан салына. Балаларны уңышлары белән эчкерсез котлыйм! Сез – безнең киләчәгебез! Үсеп килүче буынны экологик агарту, аңа экологик белем бирү бурычы иң алгы планга чыкты хәзер. Конкурста катнашучылар шәһәребез педагогларының бу бурычны лаеклы төстә тормышка ашыруларын күрсәтте”, – дип билгеләп үтте, мондый чараларның бик зур әһәмияткә ия булуын тагын бер кат ассызыклап, мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин,

Укучыларга барлыгы өч номинациядә: җыр, бию, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли иҗатта үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү тәкъдим ителгән.  Конкурста Казан шәһәреннән барлыгы 818 бала катнашкан. Балалар иҗаты үзәегенең “Надежда” бию коллективы, Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һ.б. “иң-иңнәр” исәбенә кергән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International