Әлмәттә полимер пленка “тавы” табылган

2019 елның 8 феврале, җомга

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендәге бер нефть компаниясенең төзелеш объекты территориясендә полимер пленка калдыклары өеменә тап булган. Чүпләнгән урынның гомуми мәйданы  100 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Полимер чүпне нефть кудыру станциясендә резервуарны реконструкцияләү буенча төзелеш өлешләре башкаручы оешма ташлап калдырган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, резервуарны ремонтлаудан калган әлеге калдыклар алга таба утильләштерү максатыннан өеп куелган. Әмма, экологлар хәбәр иткәнчә, калдыкларны ачык урында каты өслеккә өеп вакытлыча саклаганда СанПиН 2.1.7.1322-03 (3.7 п.) таләпләре үтәлмәгән.

Хәзер полимер чүп “тавын” ясаучыга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы  (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча 250 мең сумга кадәр штраф яный.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International