Әлмәт районында туфракны нефть продуктлары белән пычрату буенча административ эш кузгатылган

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Әлмәт компанияләренең берсендә торбаүткәргечләрне сүтү эшләрен башкарганда туфракка зыян китерүгә юл куелган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нәдер һәм Кама Исмәгыйле торак пунктлары арасындагы биләмәдә туфракны нефть продуктлары белән пычрату очрагын теркәгән. Компания  98 м2 мәйдандагы территориядә эченә нефть калдыклары сыланган металл торбалар өеп куйган. Шуның аркасында 70 м2 мәйдандагы туфракка зыян килгән. Экологлар закон бозучыларга карата “Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы башка матдәләр һәм җитештерү, куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук туфракны бозу” РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзегән. Табигатьне саклау законын бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бер ай вакыт эчендә юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән.

 

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International