Кышкы урман серләре турында. Арча балалары өчен - "Урман маҗаралары"

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Силуэты буенча агачларны ничек билгеләргә, ә хайваннарны кардагы эзеннән ничек белергә, кышын урманда яшәүчеләргә ничек булышырга? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арчаның 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга кышкы чорда кыргый хайваннар һәм кошлар тормышы турында сөйләде. "Беренче карашка гына кыш язны көтеп катып калган кебек. Чынлыкта биредәге тормыш бик актив: тукран үз эшен дәвам итә, тиеннәр җылы ояларын ташлап, чыршы орлыклары белән уйнау һәм туклану өчен, ботактан ботакка сикерешә, карабүрекләр һәм песнәкләр сызгырышалар", - дип сөйли башлады экологлар. Яшь табигать сөючеләр төрле хайваннарның һәм кошларның кышлау үзенчәлекләре турында белделәр һәм, үз чиратында, экологлар өчен урмандагы тормыш турында чын спектакль әзерләделәр: куян, аю, тиен, агач яфраклары һәм күркәләр - урмандагы бөтен тереклек ияләре яңа ел гүзәле - чыршыны сихердән арындыру өчен берләште. Тамаша барышында балалар экологик үзаң элементларын да, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә күрсәтте. "Без балаларның белемле һәм илнең җаваплы гражданнары булып үсүен телибез. Экоагарту чаралары аларда табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен юнәлдерелгән", - дип билгеләде табигать саклау ведомствосы белгече Фирдәүсә Латыш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International