Мәктәп укучылары белән – экология турында. Казанның 146 мәктәбендә экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов белән «эшлекле иртәнге аш» узды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Экология турында мәктәп укучылары белән бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов әңгәмә корды. Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты оештырган «Эшлекле иртәнге аш» проекты кысаларында 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу үткәрелде. Кеше, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, кеше эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын – боларның барысын да экология өйрәнә. Министрлыкның бурычы – татарстанлыларның экологик куркынычсызлыгын, шулай ук табигатьтән рациональ файдалануны тәэмин итү, әйләнә-тирәлекнең сыйфатын күтәрү һәм киләчәк буыннар мәнфәгатьләрендә экологик культура тәрбияләү, дип мөрәҗәгать итте мәктәп укучыларына Рөстәм Камалов. Ведомство җитәкчесеннән укучылар аның ни өчен эколог һөнәрен сайлавы һәм аның һөнәри юлы ничек узуы белән кызыксынды. Рәсми булмаган аралашу яр буен төзекләндерү, шәһәр территорияләрен яшелләндерү, калдыкларны аерым җыю кирәклеге турында фикер алышу белән дәвам итте.

«Эшлекле иртәнге аш» - яшүсмерләр төркеменең Татарстан Республикасының танылган кешеләре белән диалогы. Әңгәмә проект кунакларына үз эшләре турында сөйләү, яшь буын игътибарын һөнәри һәм тормыш уңышларының бәясен аңлауга җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International