"Сез – горурлык үрнәге, безнең байлыгыбыз". ТР Экоминистрлыгында тармак ветераннарын котладылар

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Экология министрлыгында төрле елларда табигатьне саклау өлкәсендә эшләгән тармак ветераннарын котладылар. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чарага 60 артык кеше килде. Өлкән буыннарга җылы котлау сүзләрен һәм ихлас теләкләрен Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков җиткерде. "Сез – безнең өчен горурлык өлгесе, безнең байлыгыбыз. Сезгә иң мөһимен – сәламәтлек, күзләрегезнең шатлыктан сөенеп торуын, рух көрлеген югалтмыйча, хыялларыгызның тормышка ашуын телим", – дип сәламләде өлкән коллегаларын табигать саклау ведомствосы башлыгы. ТР экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та тармак ветераннарына ныклы сәламәтлек теләде. Чараның тантаналы өлеше бәйрәм концерты һәм кичке аш белән дәвам итте. Җылы дустанә атмосферада тармак ветераннары табигать саклау эшчәнлегенә багышланган елларны искә төшерде, үз эшләрендәге казанышлары һәм авырлыклары турында сөйләде, бер-берсенә позитив һәм шатлык өстәп, эш тәҗрибәсе һәм хис-тойгылары белән уртаклашты.

"Киләчәккә бары тик оптимизм белән генә карыйбыз. Без үзебезнең тормышыбызны хәерле эшкә – туган төбәкнең табигый байлыкларын саклауга багышладык. Бүген эшебезне дәвам иттерүчеләрнең булуын күрү, аларның җылылыгын һәм еллар аша булышлыгын тою сөендерә", – дип уртаклашты бәйрәмнән алган тәэссирләре белән өлкән буын вәкилләре.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International