«Урман – тере экологик система». Буа балалар бакчасында планета үпкәләренең кеше тормышындагы роле турында сөйләделәр

2018 елның 14 сентябре, җомга

Буа шәһәренең гомумүсеш төрендәге «Әкият» балалар бакчасында экологик әкият үткәрелде. «Урман атнасы – 2018» акциясе кысаларында планета үпкәләренең кеше тормышындагы роле турында балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. "Табигатьтә урманнар бик зур әһәмияткә ия. Аларда үсемлекләрнең күп төрләре үсә, күп кенә хайваннар һәм микроорганизмнар яши. Моннан тыш, урманнар табигать вазыйфаларын дә башкара. Әйтик, агачлар кислородны чистарта. Бер агач эшкәртә торган кислород өч кешегә җитә», - дип аңлатты балаларга экологлар. Һәр тере җан иясе урман зонасының аерылгысыз өлеше булып торуын аңлату өчен, тәрбиячеләр җитәкчелегендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар агач күркәләреннән хайван, кош һәм бөҗәк гәүдәләрен әзерләде. Моннан тыш, белем бирү чарасы кысаларында табигатьне саклау әһәмияте турында табличкалар да ясалды: «Ботакларны сындырмагыз», «Чүпләмәгез», «Күбәләкләрне тотмагыз», «Агачларны кисмәгез».

"Кеше тормышында урманның әһәмиятен балаларга аңлату - дәресебезнең максаты. Урман - экологик катлаулы система, аның барлык өлешләре дә баланс хасилитә, шуны аңлату мөһим", - дип билгеләде экологлар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International