Александр Шадриков Татарстан Республикасының Байдаркаларда һәм каноэда йөзү федерациясе президенты булып сайланды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Республикасының Байдаркаларда һәм каноэда йөзү федерациясе президенты булып сайланды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы кандидатурасы бүген Суның йөзү төрләре үзәгендә чираттан тыш сайлау конференциясе катнашучылар тарафыннан бертавыштан хупланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Идел буе физик культура һәм туризм дәүләт академиясе ректоры Йосыф Якупов катнашты.

"Тренерлар составы, президиум тарафыннан миңа белдерелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерәсем килә. Максималь тырышлык куячакмын һәм, иң беренче чиратта, сезнең белән берлектә коллективны берләштерү өстендә эшләячәкмен. Чөнки команданың бергәләп эшләве нәтиҗәсендә генә зур җиңүләргә ирешеп була", – дип ассызыклады Александр Шадриков. Татарстанның экология министры шулай ук Федерациясенең элеккеге Президенты – Артем Сидоровка да рәхмәт белдерде һәм аның казанышларын билгеләп узды: "Чыннан да, бик күп нәрсә эшләнгән. Республика дәрәҗәсендә дә, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә дә югары нәтиҗәләргә ирешелгән. Һәм сезнең ярдәм белән без яңа үрләргә омтылырбыз!".

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International