Тәтештә табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре гражданнарны кабул итте

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш шәһәрендә гражданнарны кабул итү барышында калдыкларны утильләштерү һәм экологик бәхәсләрне хәл итү тәртибе турында сөйләштеләр. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр белән Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов очрашты. Табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча да тиешле аңлатмаларны бирде.

Экология мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы мәртәбә урынга чыгып кабул итү 20 сентябрьдә  Түбән Кама районында планлаштырыла. Халык сорауларына Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International