Әлмәт районындагы подрядчы оешма калдыкларны туфракка өйгән

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Габрахман авыл җирлеге территориясендә 28 квадрат метр мәйданлы чүплек бетерелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районында уздырылган рейд барышында төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеген ачыклады. Чүпнең морфологик составы буенча экологлар төзелеш кирпече калдыкларының, агач калдыкларының, кара металл ломының, макулатураның, пыяла эшләнмәләренең дәүләт учреждениеләренең берсен ремонтлау нәтиҗәсендә барлыкка килүен ачыклады. Уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, эшләрне башкарган подряд оешмасы да билгеле. Әлеге факт буенча гаепле затларга карата инспекторлар тарафыннан РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Хәзерге вакытта чүплек урыны тәртипкә китерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International