Чистай районында экологлар тырышлыгы белән канализация агынтыларын ташлау чикләнде

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

"Канализация трубасы тишелгән. Аннан аккан су Тутыклы сазлык елгасына эләгә", – Чистайда яшәүчеләрдән экологларга шундый хәбәр килде. Идел-Чулман территориаль идарәсе белгечләре кичекмәстән табигать саклау законнары бозылган урынга чыктылар. Биредә экологлар билгеләгәнчә, чистартылмаган канализация агынтыларын ташлау канализация челтәрләренең чүпләнүенә бәйле рәвештә барлыкка килгән. "Хәзерге вакытта төзексезлек бетерелде, ташлау очрагы оператив хәл ителде", – дип билгели дәүләт инспекторы Равил Шәйдуллин. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 8.13 ст. 4 өлеше ("Су объектларын саклауга карата аларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яисә) саегуына китерергә мөмкин булган таләпләрне бозу") нигезендә беркетмә төзелде.

Исегезгә төшерик, гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International