Чистай "Яшел Иҗат сәгатенә" кушылды

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

"Тартма китер – планетаны коткар!" – Чистайның 20 нче балалар бакчасында Яшел иҗат сәгате халыкара акциясе кысаларында шундый исемле акция узды.

Чара кысаларында яшь эко-активистлар яраксыз материаллардан акциянең символын – әкияти агач әзерләде. Һәм китерелгән тартмага алмаш итеп агачтан татлы ризык алып китте. "Без үзебездә тәрбияләнүче балаларга табигый ресурслардан рациональ файдалануның нәрсә икәнен һәм безнең һәркайсыбызның планетаны саклау буенча уртак эшкә нинди өлеш кертә алуын күрсәтергә телибез", – дип билгели педагоглар.

Шул ук көнне балалар өчен "Табигать белгечләре" дигән экологик интеллектуаль квесты оештырылды, биредә балалар экология өлкәсендәге белемнәрен һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте, әйләнә-тирәлекне яхшырту буенча үзләренең идеяләре турында сөйләде. Чара Яшел Иҗат Сәгатендә катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләп тәмамланды.

Исегезгә төшерик, Бөтен Җир шары буйлап тәүлек дәвамында Яшел Иҗат Сәгате узды. Халыкара акция 1 август көнне 13:00 сәгатьтә Иркутскида башланып китте һәм инде бишенче мәртәбә барча дөнья буйлап дәвам итте. Планетаның төрле почмакларында, шул исәптән Казанда, төрле милләтләрнең төрле яшьтәге иҗат кешеләре берләште һәм табигатькә ярдәм итү өчен юнәлдерелгән чаралар уздырды. Акциядә катнашучылар ишегалларын яшелләндерү белән шөгыльләнде, экофлэшмоблар, мастер-класслар, медитацияләр, конференцияләр һәм экодәресләр уздырды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International