«Россиядә балаларны яшьтән үк экология турында уйланырга өйрәтәләр - шуны күрүе куанычлы». «Eco future» – «Җир шары тирәли экологик сәяхәт»тә кунакта

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Кытай, Тунис һәм Төркия эко-волонтерлары, дөнья халыклары фестивале, Казансу елга яр буе территориясендә өмә – Байтик балалар лагере базасында шундый бай эчтәлекле һәм кызыклы эко-смена уза.

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре «Җир шары тирәли экологик сәяхәт» палаткалы лагеренда булды: балалар белән бергә алар 40 капчык чүп-чар җыеп, Казансу елгасы ярын тәртипкә китерде. Ә кич белән балаларны чын халыкара фестиваль көтә иде: «Eco future» проектында катнашучылар балалар янына кунакка килде.

 Дөньяның төрле нокталарыннан җыелган эко-волонтерлар  балаларга экология һәм үз илләрендә әйләнә-тирә мохитне яхшырту юллары турында сөйләде, шулай ук үз халыкларының тарихы һәм мәдәни гореф-гадәтләре белән таныштырды.

«Россиядә балаларны яшьтән үк экология турында уйланырга өйрәтәләр – шуны күрүе куанычлы», – дип уртаклашты лагерьның чит ил кунаклары үзләренең хис-кичерешләре белән.

Байтик савыктыру-белем бирү лагеры базасындагы эко-смена дүртенче ел рәттән уза.  Оештыручылары булып Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә «Чиста булачак» республика экологик яшьләр хәрәкәте һәм «Россия студент отрядлары» иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге тора.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International