Россиядән, Казакъстаннан һәм Беларусь Республикасыннан 300дән артык катнашучы яшь геологларның юбилейлы кыр олимпиадасына җыйналды

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт районында Яшь геологларның V республика ачык кыр олимпиадасы ачылды. Чараның тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

"Яшь геологлар олимпиадасында безнең белән бергә илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Кырымнан, шулай ук Казакъстаннан, Белоруссиядән командаларның катнашуына бөз сөенәбез. Минем уйлавымча, аралашуның һәм өйрәтүнең мондый формасы бик кызыклы. Бигрәк тә монда, 75 ел элек нефтьне сәнәгый табу эше башланган җирдә", – дип сәламләде катнашучыларны Татарстан Президенты. Ул билгеләп узганча, бүген республикада 33 мәктәп мәйданчыгы бар, аларда 400гә якын бала геологиягә өйрәнә һәм геолог булырга карар кылып, булачак һөнәрен сайлауда юнәлеш алган.

"Сез сайлаган юл яшәеш өчен әһәмиятле булуына ышанам. Дөньяда алтын-валюта резервлары үзгәрә, бөтен нәрсә үзгәрә, ләкин җир асты байлыклары һәм башка табигый байлыклар мәңгелеккә кала. Шуңа күрә дә сезгә зур өметләр баглана. Сезнең белемнәрегез, сезнең зирәклек, сезнең тәҗрибә – болар безнең киләчәк, безнең илнең киләчәге", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Яшь геологларның V республика ачык кыр олимпиадасы "Солнечный" һәм "Дружба" балалар савыктыру лагерьлары базасында уза. Слет барышында яшь геологларга палеонтология, петрография, минерология, кристаллография, геохимия һәм экогеология буенча үзләренең белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International