Александр Шадриков Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында экологик иминлек тәэмин итү турында сөйләде

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

ИТ-паркта булып узган матбугат конференциясендә бүген Футбол буенча дөнья чемпионаты FIFA 2018 экологик тәэмин итү турында сөйләштеләр Татарстан башкаласында эшләнгән эшләр турында Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде. Ул билгеләп узганча, Чемпионатка әзерләнү һәм аны уздыру кысаларында ведомство көчәйтелгән контроль режимында эшли. Атна саен ТР буенча Росприроднадзор идарәсе белгечләре белән берлектә көн саен Куйбышев сусаклагычының яр буе полосалары тикшерелә, 3 транспорт дамбасы районында пробалар алына. Хәзерге вакытта экологлар 8 йөзү чарасы – КС-701, КС-110, "Сибирь" катерлары, "Фламинго" патруль судносы белән тәэмин ителгән, алар ярдәмендә табигый суның торышы башкалага янәшә урнашкан районнарда да тикшереп торыла. Моннан тыш, "Казань-Арена" стадионы янәшәсендә атмосфера һавасының сыйфатына көн саен мониторинг уздырыла. Тулаем алганда Казан буенча 5 күчмә экология лабораториясе эшли. Хәзерге вакытта дәүләт инспекторлары көн саен Дөнья чемпионаты FIFA-2018 уздыруга җәлеп ителгән объектларга янәшә торучы территорияләрдә, шулай ук рәсми делегацияләрнең һәм турист маршрутларының хәрәкәт итү маршрутлары буенча санитар-экологик торышны күзәтә.

"FIFA-2018 алдыннан уздырылган әзерлек эшләре кысаларында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы базасында төзелгән эш төркеменең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Табигать саклау прокурорлары һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашында әйләнә-тирә мохит компонентына тискәре йогынтыны киметү чаралары турында сүз барды", – дип хәбәр итте Александр Шадриков. Утырышта кабул ителгән карарлар нигезендә предприятиеләрдән табигать саклау таләпләре бозылу фактларына оператив йогынты ясау өчен белешмәләр соратылды.

Чемпионатка әзерләнгәндә һәм аны уздырганда экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен игътибарга алып, яшь буынны экологик мәгърифәтләү, укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә зур эш уздырыла.  Барлык Татарстан буенча төрле дәрәҗәләрдә актив агарту эше алып барыла. Әйтик, FIFA кысаларында 1000 артык волонтер экологик культура буенча өйрәнүләр узды һәм аерылып тору билгеләрен алды. Республика муниципаль берәмлекләре мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә яңа уку елында экология сыйныфларын ачу күздә тотыла.

"Безнең халык белән уртак бурычыбыз – эшләнгән эшне саклау. Безнең кунакларның яхшы тәэсирләр алып китүе, Россия һәм Татарстан турында бары тик яхшысын гына сөйләве мөһим. Алынган тәэсирләр аларның йөрәгендә дистәләрчә елларга сакланачак", – дип бәяләде министр.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International