"Чиста һава" акциясе башыннан бирле Казан экологлары 125 автомобильне тикшерде

2018 елның 22 июне, җомга

Татарстанда "Чиста һава" операциясе уза. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләр ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә куркынычлы пычрату матдәләре булу дәрәҗәсенә карата автомобильләрдән чыгучы газларны тикшерә. "Газларда берничә дистә пычраткыч матдә бар, алар арасында углерод оксиды, углеводородлар катнашмасы, корым, күкерт диоксиды, аммиак, азот окисьлары, формальдегид әһәмиятле. Газны анализлаучы җайланма ярдәмендә без углекислы газ (СО2) нормативларының артуын теркибез", – дип билгеләде ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгече Айнур Гарәфиев.  15 июньнән башлап "Малиновка" постында башкалага кергән урында Казан экологлары 125 автомобильне тикшерде, берничәсендә нормадан арту күренешләре ачыкланды. Транспорт чаралары эко-стандартларга туры килмәгән өчен аларның хуҗаларына карата инспекторлар РФ КоАП 8.23 ст. ("Ташландыкларында пычратучы матдә күләмнәре нормативлары артык булган механик транспорт чараларын эксплуатацияләү") нигезендә административ беркетмәләр төзи.

Казанда, республика буенча тулаем алгандагы кебек, соңгы елларда уңай күренеш күзәтелә. Экологлар билгеләгәнчә, чыккан газларында зарарлы матдә күләме артык булган автомобильләрнең саны кимү автомобиль паркының эзлекле рәвештә яңартылуына, физик яктан һәм әхлакый искергән автомашиналарны файдаланудан алуга, шулай ук АЗС нокталарында экологик үзлекләре яхшыртылган мотор ягулыгы җитештерелүгә һәм сатылуга бәйле. Тискәре күренешләрнең артуын булдырмау максатларында экологлар машина йөртүчеләрне сыйфатлы ягулыкка өстенлек бирергә һәм техкарауны вакытында узарга чакыра.

"Чиста һава" махсус операциясе 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, автомобиль транспортларын тикшерү төп автомагистральләрдә, КПП һәм Татарстан предприятиеләрендә гамәлгә ашырылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International