ҮТИ инспекторлары тарафыннан Нокса елгасына агынты агызу факты буенча административ эзләтү эше башланды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Нокса елгасына агынты ташлану фактын ачыклады. Канализация ерылуы турында хәбәр Министрлыкның "кайнар линия"сенә алынды. Экологлар агынты агызылган урында 20 кв. м. туфракның пычрануын билгеләде. Куркынычлы матдәләрнең мөмкин булган концентратлары артып китү-китмәвен бәяләү өчен аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре агынты һәм табигый судан пробалар, шулай ук пычранган һәм фон туфракларыннан үрнәкләр алды. Хәзерге вакытта административ эзләтү эше кузгатылды, әлеге хокук бозуга юл куйган затлар һәм моңа китереп чыгарган сәбәпләр ачыклана. Гаепле затлар РФ КоАП 8.1 ст. ("Шәһәр төзү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка төр объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү"), РФ КоАП 8.6 ст. ("Җирләрне бозу") һәм РФ КоАП 8.13 ст. ("Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу") буенча җаваплылыкка тартылачак. Экологлар тарафыннан шулай ук су объектына һәм туфракларга китерелгән зыян күләме дә исәпләнәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International