Казанның һәм Яшел Үзән районының мәктәпкәчә яшьтәге балалары утильләштерү өчен 140 кг батарейка җыйган

2018 елның 11 мае, җомга

"Экояз-2018" табигать саклау акциясе кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар 140 кг яраксыз батарейка җыйган. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр белән берлектә яраксызланган ток чыганакларын җыю эшенә 5 мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә: Яшел Үзән районының катнаш төрдәге 1 номерлы "Карлыгач" балалар бакчасында, гомуми үстерү төрендәге 20 номерлы "Чыршыкай" балалар бакчасында, гомуми үстерү тибындагы 7 номерлы "Чебурашка" балалар бакчасында, катнаш төрдәге 13 номерлы "Гусельки" балалар бакчасында һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 297 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашкан. Балалар үзләре билгеләп узганча, батарейкаларны алар бар җирдән дә эзләгән, бу акциягә барча гаилә әгъзаларын җәлеп иткәннәр. "Быел җыю интенсивлыгы, чыннан да, күбрәк, – дип хәбәр итте ТР Экоминистрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәилуллин. – Без 2017 елның икенче яртысында акция уздырган идек, нәтиҗәдә Казанда 5 тоннага якын яраксыз ток чыганагы җыелды. Быел без бу күрсәткечтән алдарак барабыз, чөнки калдыкларны куркынычсыз утильләштерү турында кайгыртучы кешеләр саны көннән-көн арта бара".

Яраксызланган ток чыганакларын кабул итүче пунктлар исемлегендә тагын 3 адрес барлыкка килде: махсус савытлар шәһәрнең түбәндәге нокталарында урнаштырылган:

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында (Ирек мәйданы, 1),

- Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бинасында (Павлюхин ур., 75),

- Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасында (Вишневский ур., 26),

- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында (Ямашев пр., 37а),

- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында (Островский ур., 4),

- Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында (Кремль урамы, 16),

- Татарстан Республикасы буенча Җирдән файдалану өлкәсендә федераль хезмәт идарәсе бинасында (Вишневский ур., 26а),

- Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык комитеты бинасында (Кремль ур., 11),

- Казан шәһәре Башкарма комитетының "Иске шәһәр" префектурасы" муниципаль казна учреждениесе бинасында (Ш. Мәрҗани ур., 40),

- Казан ш. Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятләре бинасында (Ипподром ур., 24)

-Казанның Воровский һәм Мәскәү районнары хакимиятләре бинасында (Восстание ур., 82),

- Казан дәүләт энергетика университеты бинасында (Красносельская ур., 51),

- Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты бинасында (Зеленая ур., 1),

- Казан дәүләт медицина университеты бинасында (Бутлеров ур., 49),

- Идел буе экология компаниясе бинасында (Г.Кутуй ур., 160),

- "Транзит Сити" компаниясенең АЗС бинасында (Имәнлек ур., 8а),

- ИТ-парк бинасында (Петербург ур., 52),

- "Тандем" сәүдә-күңел ачу комплексы бинасында (Ибраһимов пр., 56),

- "Корстон" кунакханәле сәүдә-күңел ачу бинасында (Н.Ершов ур., 1а),

- "Южный" сәүдә-күңел ачу үзәге бинасында (Җиңү пр., 91),

- "Савиново" сәүдә үзәге бинасында – "Карусель" кибете (Ямашев пр., 93),

- "Порт" сәүдә үзәге бинасында (Оренбург тракты, 158а),

- "Франт" сәүдә үзәге бинасында (Фучик ур., 90),

- "Проспект" сәүдә үзәге бинасында (Җиңү пр., 50а),

- "Бәхетле" кибетләре биналарында (Павлюхин ур., 57, Ямашев пр., 71а, Оренбург тракты, 22а),

- "Леруа Мерлен" кибетләрендә (Әмирхан пр., 3, Оренбург тракты, 174),

- "Зельгрос" гипермаркеты бинасында (Мамадыш тракты, 32),

- "Олимп" сәүдә үзәге бинасында (Рихард Зорге ур., 66),

- "ГоркиПарк" сәүдә үзәге бинасында (Рихард Зорге ур., 11Б),

- Универсиада Авылы сервис үзәге бинасында (Универсиада Авылы, 11А).

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International