Татарстан Республикасы Югары суды экологлар карарын хуплады. "Казан җитештерү берләшмәсе" Әлмәттә җирләрне бозуда гаепләнә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан узган елның ноябрендә үк 1770 кв. метр мәйданда кара металл калдыкларыннан чүплек өеме ачыкланган иде. Әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә предприятие тарафыннан 827,7 кв. метр туфракны нефть продуктлары белән пычратуга юл куелган. Әлеге факт буенча хокук бозучыларны РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") һәм РФ КоАП 8.6 ст. 2 өл. ("Туфракның уңдырышлы өслеген юкка чыгару, димәк, пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы башка төр матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләргә хилафлык китерү") ст. буенча җаваплылыкка тарттылар, ә эш материаллары карау өчен Әлмәт шәһәре судына тапшырылды. Суд карары нигезендә компания яңадан гаепле дип танылды, штраф суммасы 155 мең сум тәшкил итте. Мондый карар белән ризалашмаган хокук бозучыларның инициативасы нигезендә эшне карау ТР Югары судында дәвам итте. Суд утырышы йомгаклары буенча карар үзгәрешсез калдырылды.

Моннан тыш, туфракның элегрәк бозылган табигый өслеген рекультивацияләү буенча таләпләрне үтәмәгән өчен предприятие РФ КоАП 8.7 ст. 1 өл. каралганча 400 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International