Ютазы районында нефть түгелгән. Экологларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә табигать зур афәттән хали булды

2018 елның 27 апреле, җомга

Ютазы районында нефть үткәргеч тишелеп, нефть агу нәтиҗәсендә 105 кв. метр туфрак зыян күргән. Дым Тамак авылы янәшәсендә, кар эрүдән барлыкка килгән су белән бергә, нефть сазлыклы урынга түгелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларының Татар табигать саклау районара прокуратурасы таләбе буенча әлеге урынга вакытында чыгуы тискәре нәтиҗәләрне оператив рәвештә бетерергә ярдәм итте. Су өслегеннән һәм туфрактан нефтьне адсорбент сибү юлы белән җыеп алдылар. Махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре пычранган судан һәм туфрактан пробалар алды. Эшнең барлык материаллары хокук бозучыга карата прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен тапшырылачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International