"Күлмәк өчен миңа 500 пластик кашык кирәк булды. Казан мәктәпләрендәге юннатлар "Петров укуларында" фәнни эшләр тәкъдим итте

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Беренче чәчәкләрне ничек сакларга һәм дару үләннәрен медицинада ни рәвешле кулланырга – Казанның 96 нчы гимназиясендә болар һәм башка нәрсәләр хакында сөйләштеләр. Биредә Казан мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучылар арасында "Петров укулары" дигән фәнни-гамәли конференция узды. "Экология" темасы буенча балалар 8 проект тәкъдим итте, аларның күпчелек өлеше калдыклар проблемасына багышланган иде. 96 нчы гимназиянең 4 сыйныфында укучы Егор Бохон һәм Алиса Хохорина яшьтәшләре арасында калдыкларны сортларга аеру буенча анкета уздырган. "Сораштыру күрсәткәнчә, чүпне араларга кирәклеге турында бөтенесе дә белән диярлек, ләкин сораштыруда катнашучыларның нибары яртысы гына аны сортларга аера", – ди укучылар.

Икенче сыйныфта укучы Аделина Абдрахманова эше аеруча зур кызыксыну уятты. Ул тикшеренү эшенә иҗади якын килгән – пластик кашыклардан күлмәк ясаган. "Күлмәк тегү өчен миңа 500 пластик кашык кирәк булды. Кул эшләнмәләре өчен икенчел чималны кулланып, без табигатебезнең чисталыгын саклый алабыз", – ди конференциядә катнашучы кыз.

28 нче гимназиянең 4 сыйныфында укучы Диана Әхмәтова мастер-класста үзенең яшьтәшләрен тукымадан ЭКОбукчалар ясарга өйрәтте.

"Конференция мәктәп укучылары өчен үзләренең тикшеренү эшләрен күрсәтү мөмкинлеген бирде, шул ук вакытта әйләнә-тирә мохитне өйрәнү һәм саклау буенча тәҗрибә уртаклашу өчен җирлек тә булды", – диде жюри вәкиле, ТР Экоминистрлыгының ҮТИ белгече Василий Демьянов.

Чара тәмамлангач иң яхшы эшләрнең авторлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International