Бүген Яшел Үзән районының Займище поселогында балыкларның массакүләм рәвештә һәлак булуына юл куймау максатларында суны кислород белән туендыру операциясе гамәлгә ашырылды. Табигать саклау акциясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Татарстан Республикасы буенча ГХМ идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Балыкчылык идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә 70кә якын бәке тишелде. Экоминистрлык инспекторлары ачыклаганча, моңа охшаш чаралар суда сулыкта яшәүче тереклек ияләренә нормаль яшәү өчен таләп ителгән кислород дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте