Предприятие территориясендә чүп-чар. Чүплек оештырган өчен Түбән Камадагы вазыйфаи затка һәм оешмага 220 мең сум штраф салынды

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Түбән Кама оешмасының җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозуы санкцияләнмәгән чүплек барлыкка китергән. Төзелеш калдыкларын, пыяла һәм агач эшләнмәләрен, яраксызга чыккан автомобиль шиннарын, пластикны һәм макулатураны 100 квадрат метр тирәсе мәйданга ташлау очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады. Әлеге факт РФ КоАП 8.2 статьясын бозу булып санала ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү"). Вазыйфаи затка һәм оешма адресына экологлар әлеге статья буенча административ беркетмәләр төзеде. Шуннан соң һәркайсына 110 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләү турында карар чыгарылды. Хокук бозучылар, мондый карар белән ризалашмыйча, әлеге бәяләмәгә карата Түбән Кама шәһәре судына шикаять белдерде. Һәр очракта да суд Татарстанның Экология министрлыгы белгечләре карарын хуплады.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International