“Экологик кооперация - энергияне саклау технологиясе, табигать байлыклары белән файдалану һәм әйләнә-тирәдәге мохитны саклау” конференциясе

2011 елның 9 декабре, җомга

 

      Бүген “Казан ярминкәсе”ндә “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XII халыкара симпозиумы нигезендә “Экологик кооперация - энергияне саклау технологиясе, табигать байлыклары белән файдалану һәм әйләнә-тирәдәге мохитны  саклау” конференциясе узды.

    Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министры Артём Сидоров, министрлыкның әйләнә-тирә мохитны  саклау министр урынбасары Андрей Калайда, Татарстан  Республикасы экология  Һәм табигый байлыклар министырлыгы каршындагы иҗтимагый Совет рәисе Анатолий Щеповских чыгыш ясадылар.

     Шулай ук конференциядә Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министрылыгы, Россия төбәкләре, предприятие, фәнни-тикшеренү даирә вәкилләре, Татарстан  Республикасы югары-уку йортларының укыту-профессорлык составы, студентлар катнашты.

     Бүгенге утырышта билгеләп үтелгәнчә, Идел буе төбәгендә энергия, ресурсларны саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге, сәнәгать белән идарә итүдә, мәгълүмат технологияләрен куллануда, “Сакчыл җитештерү” технологияләрен, республиканың 186  предприятиесендә ресурсларны рациональ куллануда, чыгымнар һәм югалтуларны киметү. Нефть химиясе, нефть эшкәртү өлкәсендә Татарстанда тупланган уңай тәҗрибә федераль программаны формалаштырганда үзәккә алынган. Татарстан энергия сыйдырышлылыкны киметү буенча лидер төбәкләр сафында бара.

     Югарыдагы барлык сыйфатлар да предприятияләрне, әйләнә-тирә мохитны  саклауда һәм яхшыртуда нәтиҗәле эшләргә этәргеч булып тора.

     Министрлыкның матбугат хезмәте

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International