2017 елга йомгак ясалды һәм 2018 елга планнар билгеләнде. Александр Шадриков "Чиста булачак" активистлары белән очрашты

2018 елның 8 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Республикасының "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте активистлары белән очрашты. Чара кысаларында 2017 елга йомгак ясалды һәм 2018 елга планнар турында сүз барды. Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасында #ЭКОяз2018 чарасын уздыруга аеруча зур игътибар юнәлтте. Александр Шадриков билгеләп узганча, әлеге күләмле акцияне оештырганда волонтерлар әһәмиятле роль башкара. "Алар – безнең төбәкнең табигать ресурсларын саклауга ихтыяри нигездә зур өлеш кертә торган кешеләр. Үзләре мисалында алар табигатькә ничек карарга кирәклеген күрсәтә һәм Татарстан халкын да шуңа чакыра", – дип ассызыклады Татарстанның экология министры. #ЭКОяз2018 кысаларында активистлар сулыкларның яр буе полосаларын, паркларны һәм скверларны чүп-чардан чистарту, экологик дәресләр һәм конкурслар кебек табигать саклау акцияләрен уздырырга планлаштыра. Хәрәкәттә катнашучылар билгеләп узганча, экология чаралары республиканың барча территориясендә уздырылачак, чөнки "Чиста булачак" һәр районда үсеш ала. Александр Шадриков сүзләренә караганда, яшьләрнең әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә оешкан төстә җәлеп ителүе аркасында быел #ЭКОяз2018 тагын да зуррак күләмдә уздырылырга тиеш.


ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International