Төбәктә атмосфера һавасының торышы ничек тикшерелә? "Татарстан Республикасы Экология картасы"нда нинди белешмәләр чагылдырылган? Мәктәп укучылары санкцияләнмәгән чүплекләрне ни рәвешле ачыклый ала? Табигатьне саклау буенча шушы һәм башка сорауларга Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин ис. 1 нче татар гимназиясенең 10 сыйныфында укучылар экологлар белән очрашу барышында җавап тапты. Кызыклы чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә булды. Белгечләр өлкән сыйныфларда укучыларны ведомство эшчәнлегендәге төп юнәлешләр белән таныштырды, экологик-агарту чаралары турында сөйләде, аларда мәктәп укучыларының да катнаша алуы хакында белдерде. Шулай ук экскурсия кысаларында экологлар балаларга Махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе эшен дә күрсәтте. Укучылар лаборатор тикшерүләр уздыру җайланмалары һәм методлары белән танышты, ә алган белемнәрен гамәли сынауларда һәм экспериментларда ныгытты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте