Бер предприятие территориясендә өч хокук бозу очрагы

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт оешмасы территориясендә законсыз чүплек урынын ачыклады. Кара металл калдыклары 2000 кв. метрлы мәйданда урнаштырылган, аларның бер өлеше – туфракка ташланган иде. Бу әле рейд барышында экологлар тарафыннан теркәлгән бердәнбер хокук бозу очрагы түгел. Предприятие территориясе автомат чистарту корылмалары белән явым-төшем агынтылары челтәре белән җиһазландырылмаган, бу исә туфракның нефть продуктлары белән пычрануына китергән. Пычранган урын мәйданы 86 квадрат метр тәшкил итә. Экологлар әлеге урында туфрактан пробалар алды. Лабораториядә уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, туфрактагы нефть продуктларының күләме нормадан 21,6 мәртәбә артык булып чыкты. Әлеге факт буенча экологлар Әлмәт предприятиесен административ җаваплылыкка тартты, түбәндәге статьялар буенча:

- РФ КоАП 8.1 ст. ("Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка төр объектларны эксплуатацияләгәндә экология таләпләрен үтәмәү"),

- РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү"),

- РФ КоАП 8.6 ст. 2 өл. ("Туфракның уңдырышлы өслеген юкка чыгару, димәк, пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы башка төр матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләргә хилафлык китерү").

Шулай ук Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары оешмага ачыкланган җитешсезлекләрне бер ай эчендә бетерү турында күрсәтмә һәм 240 мең сум тирәсе китерелгән зыянны каплау турында дәгъва белдерде. Әлмәт предприятиесе җитешсезлекләрне бетерү өчен чаралар күрмәгән. Нәтиҗәдә экологлар хокук бозучыны РФ КоАП 19.6 ст. ("Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү чараларын күрмәү") нигезендә җаваплылыкка тартты, ә эшне әлеге мәсьәлә буенча карар кабул итү өчен Яңа Савин районы судына юллады.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International