Алексей Песошин: "Габделганиев җитәкчелегендә экология проблемаларын хәл итү буенча зур проектлар тормышка ашырылды"

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

"Фәрит Солтан улы җитәкчелегендә Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы яхшы нәтиҗәләргә иреште, экологик проблемаларны хәл итү буенча проектларны тормышка ашыруда федераль үзәк белән зур эш башкарылды. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының һәм республикадагы башка су объектларының су саклау зоналары чикләре билгеләнде, – дип бәяләде Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәзер инде республиканың элеккеге экология министры эшчәнлеген. – Халык контроле, мәктәп эко-патруле системаларын үстерү. Без барыбыз да республиканың экологик иминлеген тәэмин итүнең, әйләнә-тирәлеккә булган тискәре йогынтыны киметүнең никадәр мөһим булуын күз алдына китерәбез." Яңа министрга ул берникадәр бурычлар билгеләде: федераль акча җәлеп итү эшен дәвам иттерергә, Идел елгасын саклау буенча федераль өстенлекле проектын тормышка ашыруда катнашырга, пычраткыч матдә ташландыкларын киметү буенча эш алып барырга. Алексей Песошин аеруча ассызыклады: республика җитәкчелеге куелган бурычларны хәл итүдә һәрчакта да һәр яклап булыша килде һәм булышачак та.

Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 8 февралендәге указы нигезендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры вазыйфасына Александр Шадриков билгеләнде, ә Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгын җитәкләячәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International