Экологик терминнарны белү һәм проектлар яклау. Казанда мәктәп укучылары өчен экология буенча Россиякүләм олипиаданың республика этабы старт алды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

"Экология – кешеләрнең тискәре йогынтысыннан табигатьне саклау мөмкинлеге ул, әйләнә-тирәлекне яклау ысулларын өйрәнү һәм халыкны табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү". Әгерҗе районыннан тугызынчы сыйныф укучысы Анна Самуткина шулай исәпли, ул бүген экология буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабында катнашучыларның берсенә әверелде. Казан шәһәренең Петровский поселогындагы "Регина" кунакханә комплексында старт алган интеллектуаль ярышларга шундый ук уй-фикерләр белән Татарстан Республикасының 8-11 сыйныфларында укучы 140 артык бала килде. Сәламләү сүзе белән олимпиадада катнашучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин мөрәҗәгать итте. "Хис-кичерешләрегезне, дулкынлану, борчылу хисләрегезне уртаклашам, чөнки мәктәп елларында үзем дә экология олимпиадаларында катнаша идем", – дип сөйләде Дамир Вәлиуллин. Ул билгеләп узганча, әлеге чара – мәктәп укучыларының экологик белемлелеген арттыру, аларның экологик мәдәниятен һәм табигатькә карата җаваплы карашын формалаштыру юлы булып тора.

Ел саен мәктәп укучыларының экологик белем дәрәҗәсе арта баруы хакында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе директоры урынбасары, экология буенча олимпиада кураторы Айнур Закиров та билгеләде. "Республикада олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрне әзерләү буенча тотрыклы система урнашты. Әлеге эштә мәктәпләрдәге укытучылар, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә белем бирүчеләр, югары белем бирү йортларындагы мөгаллимнәр актив катнаша. Балаларны экология буенча укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә экологик сәясәтне уңышлы гына тормышка ашыру аркасында, татарстанлылар Россия дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләр күрсәтә", – дип сөйләде ул.

 Катнашучыларның үзләре билгеләп узганча, олимпиадага алар берничә ай дәвамында әзерләнә. Казан шәһәренең 141 нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илья Ефимов соңгы вакытта бары тик экология буенча гына китаплар укыган һәм өстәмә дәресләргә йөргән. Узган елда ул республикада беренче урынны яулаган, быел шулай ук җиңү турында өметләнә.

Бүген чара кысаларында балалар әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге теоретик белемнәрен күрсәтте, икенче этапта алар үзләренең табигатьне саклау проектларын яклаячак. Мәктәп укучыларының экология буенча Россиякүләм олимпиаданың республика этабы ике көн барачак, җиңүчеләр һәм призерлар аның йомгаклау өлешендә катнашачак, ул 18-24 апрель көннәрендә Санкт-Петербургта узачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International