Ике уен – ике җиңү. Татарстан Экология министрлыгы командасы баскетбол буенча ярымфиналга чыкты

2017 елның 9 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре баскетбол буенча «Мирас» спорт комплексында узган ярышларда катнашты. Ярымфиналга чыгу өчен, экологлар Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсе командалары белән ярышты. ТР Суд департаменты идарәсе хезмәткәрләре белән уенны экологлар 23:12 исәбе белән төгәлләде. Икенче уен шулай ук җиңү алып килде, нәтиҗә 29:2. Экология министрлыгы уенчылары әйтүенчә, мондый уңышларга ирешү өчен, алар бик зур көч куйдылар. Уен барышында ниндидер төгәлсезлекләр килеп чыккаласа да, уенчылар аларны төзәтә алды. Бүген Экология министрлыгы командасы төркем этабында беренче урын яулады, шуңа күрә дә ул ярышларның ярымфиналына чыкты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International