Лицензия бар, ә шартлар үтәлми. ГФК законсыз чыгарган өчен, Әлмәт компаниясе административ җаваплылыкка тартылды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Әлмәт районында Җир асты байлыкларыннан тиешле шартларны бозып файдалану фактын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады. «Соловьевский» җир асты байлыклары кишәрлегендә төзелеш компаниясе гомумтаралган файдалы казылма (вак таш) чыгаруны гамәлгә ашыра. Лицензия килешүе шартларын үтәмәгән өчен, юридик затны РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3 маддәсенең 2 өлеше буенча җаваплылыкка тарттылар (Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия белән каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану), 300 мең сум күләмендә штраф салынды. Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Хәзерге вакытта предприятие тарафыннан акчалата тиеш өлеше үтәлгән. Закон бозуны төзәтү мәсьәләсе экологлар контролендә тора.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International