Баулы БЧК реконструкцияләнде. Башкарылган эшләрнең сыйфатын Экология министрлыгы белгечләре бәяләде

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Баулы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре биологик чистарту корылмаларында булды. Биредә 2015 елның октябреннән 2017 елның сентябренә кадәр, юынтык суларны чистарту сыйфатын яхшырту максаты белән, ремонт эшләре алып барылды. БЧКда ләм карталары, ком мәйданчыклары реконструкцияләнде, керә торган юынтык суларны исәпкә алу приборлары һәм зарарсызландыру станцияләре урнаштырылды, рәшәткәләр бинасына һәм лабораториягә капиталь ремонт ясалды. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары –әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров болай диде: “Экологлар күрсәтмәләре буенча күп эшләр эшләнде. Заманча технологияләр һәм җиһазлар кулланып, яңа чистарту корылмалары төзелде, алар юынтык суларны сыйфатлы чистарту мөмкинлеге бирә”. Бүгенге көндә корылмага тәүлеккә уртача 3000 м3 кадәр көнкүреш юынтык сулары керә, алар 4-баскычлы биологик чистарту системасын уза. Юынтык сулар сыйфатына үткәрелгән бәяләү БЧКның эш нәтиҗәлелеге артканын күрсәтте. Ык елгасында пычраткыч матдәләрнең нормативлардан артуы теркәлмәде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International