Әлмәт районында күпләп агач утырттылар

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

3000 нарат һәм чыршы. Әлмәт районында “Урман атнасы” акциясе кысаларында шуның кадәр яшь үсенте утырттылар. Массакүләм агач утырту чарасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Әлмәт муниципаль районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм Әлмәт урманчылыгы хезмәткәрләре катнашты. “Урманнарның экологик әһәмияте гаять зур. Шуңа күрә район һәм бөтен республикабыз территориясендә яшел утыртмаларны саклау һәм яңарту бик мөһим”, - диде экологлар.

“Урман атнасы” табигать саклау акциясенә бөтен Татарстан кешеләре актив кушылды. Уртак көч белән 350 гектар мәйданлы территория яшелләндерелде, миллионга якын яшь агач утыртылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International